Ревитның File -> Open” тәрәзәсендәге “Revit чилтәре” сул яктагы менюсына бассаң Ревит сәрвәрләре чыга.
Алар C:\ProgramData\Autodesk\Revit Server 2023\Config\rsn.ini файлыннан алына.

Бирелгән Ревит серверына бер генә Active Directory (урысча “Служба каталогов” дип атала) группасына рөхсәт калдырыр өчен, без серверда:
– “Адаптер прослушивателя Windows Communication Foundation Net.TCP (TCP-In)” дигән кагыйдәсендә “Хәвеф-хәтәрсез тоташтыруларга гына рөхсәт итү” дигән күчергечне сайлыйбыз да

– мәҗбүри авторлаштыру, ләкин шифрлаусыз дип куябыз:

– кирәк AD-группасын сайлап өстибез:

– хәвеф-хәтәрсез тоташтыру кагыйдәсе өстибез (мәҗбүри авторлаштыру)

– серверның IPSec параметрлары:


Хәр бер кулланучы санагына (AD-сәясәте аша) менә мондый хәвеф-хәтәрсез тоташтыру кагыйдәсе өстәлгән булырга тиеш:

Файдалынучы санакның IPSec сыйфатлары:

IIS:
Бу кагыйдәне алып ташлыйбыз:

Аноним керүен сүндерәбез дә hәм аның урынына йола буенча/Basic -авторлаштыруны hәм Windows-авторлаштыруны кабызабыз:

Кирәк AD-группасын язабыз:

NB: Касперский яки икенче антивирусның “Чилтәр сакчы” сервис сүндерүнең кирәге юк.
P.S. Кулланучыларга AD-сәясәтен gpmc аша җайлаштырырга була (wfw-файл).